

Уфада эшсезлектән нишләргә белмәгән 15 яшьлек үсмер балалар бакчасы бинасына пневматик коралдан ату оештырган. Яшүсмернең бу кылыгын күршесе видеога төшергән, видео социаль челтәрләрдә пәйда булган.
"Балалар бакчасы тәрәзәләренә син аттыңмы? Нигә күзгә карамыйсың? Мин хәзер полициягә шалтыратам, алар синең йортыңны тикшерәчәкләр. Әти-әниеңнең телефон номерын бир. Син аттыңмы, нигә?" – дип сорый йорт подъездында төшерелгән видеода егеттән күршесе.
"Мин аттым. Күңелсез булып китте", – ди ул. Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, үсмер рөхсәтсез әтисенең пневматик пистолетын алган. Корал тартып алынган һәм экспертизага җибәрелгән.
Ут астына эләккән балалар бакчасы мөдире «Честно говоря» телепроекты журналистларына китерелгән зыян турында сөйләгән.
"Бу вакыйга көндез булды. Ул вакытта төркемдә балалар юк иде. Тәрәзәгә зыян килгән. Беркем дә зыян күрмәде. Малайның әти-әнисе уллары салган зыянны каплаячак. Алар белән аралаштык. Мәсьәлә хәл ителде. Балалар ату тавышларын ишетмәделәр", – дип аңлатма биргән ул.
Ату оештырган үсмерне хакында видеоны сылтама буенча карый аласыз.