

Кемерово өлкәсендә кечкенә сабый, телефон заряднигын ялагач, үлгән. Аны ток суккан.
Фаҗига Новокузнецк шәһәрендә теркәлгән.
SHOT Telegram-каналы мәгълүматы буенча, кичке сәгать уннар тирәсендә яшь ярымлык сабый әти-әнисенең йокы бүлмәсендә уйнаган. Зарядникка Кытайда җитештерелгән Xiaomi POCO X3 телефоны тоташтырылган булган. Зарядникның тимерчыбыгы стандарт түгел, магнитлы булган (гаилә башлыгы аны “Вайлдберриз” маркетплейсында сатып алган). Шул зарядникны сабый “тәмләп” карарга булган да инде. Телен тидерү белән аны ток суккан. Нәнине реанимацияли алмаганнар.
Үлгән бала тулы һәм әйбәт гаиләдә тәрбияләнгән. 32 яшьлек әнисе аның белән декрет ялында утырган, тик, кызганычка каршы, сабыйның нәкъ зарядник белән кызыксынган моментын күрми калган. “Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.