

Уфа районының Авдон кошчылык фабрикасында килеп туган хәл (анда узган атнада кош гриппы ачыкланды) сәбәпле кош-корт яндыру эшләре үткәрелә. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы паникага бирелмәскә чакыра.
“Кош-кортны яндырганда хәвефсезлекне тәэмин итү максатыннан барлык тиешле чаралар да күрелгән. Урында янгын-коткару техникасы һәм шәхси состав тәүлек әйләнәсенә кизү тора, – диләр ведомствода. – Куе төтен күргән якындагы торак пунктларда яшәүчеләрне һәм М-5 трассасыннан узып баручыларны паникага бирелмәскә чакырабыз”.
Бу хәл – БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының даими контролендә.
Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак кош гриппы табылган фабрикасы йомыркаларын ашарга мөмкинме дигән сорауга җавап бирде.
"Башкортстан кибетләрендә йомырка киштәләре бушап калды, чөнки республика фабрикаларының берсендә кош гриппы ачыкланды. Һәм күп кенә кешеләр йомырка сатып алудан баш тарттылар, ләкин чынлыкта бу юкка. Иң гади профилактика чараларын үтәгәндә йомыркаларны пешереп, ике яктан кыздырып ашарга мөмкин. Болай иткәндә кош гриппы һәм хәтта сальмонеллез белән авыру куркынычы юк. Роспотребнадзор тикшеренүләре буенча, кош гриппы вирусы продукциядә табылмаган. Роспотребнадзор йомыркаларны тыймады", – дип аңлатты ул.
Исегезгә төшерәбез, Уфа районында кош гриппы буенча карантин кертелде. Шул хактагы указга төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров кул куйды.
Кош гриппы Авдондагы “Башкирская” кошчылык фабрикасында ачыкланды. Предприятиедән 5 километр аралыктагы әйләнә-тирә территория хәвеф зонасы дип билгеләнде. Бу территориягә Авдоннан тыш, Жуково, Сергеевка, Уптино авыллары, “Дубрава”, “Отдых”, “Солнечный-3”, “Дубравушка” бакчачылык ширкәтләре, “Эталон” бакчачылык берләшмәсе керә.
Хәвеф зонасының 10 километр әйләнәсендәге территория дә күзәтү астында булачак. Аңа Уфаның Дим бистәсе, башкала һәм Чишмәнең кайсыбер авыллары эләгә.