Хәвеф-хәтәр
15 август 2023, 04:46

Махачкалада коточкыч янгын чыккан

Фаҗига 30 кеше гомерен өзгән, алар арасында балалар да бар. 

Дагыстанның Махачкала шәһәрендә 14 август кичендә  заправкада шартлау яңгыраган. Сәбәбе – заправка янәшәсендәге автосервиста янгын чыгу. “Нәкъ автосервиста янгын чыгу сәбәпле янәшәдәге заправкада торган резервуарлар детонацияләгән, нәтиҗәдә коточкыч янгын башлана”, – дип сөйли фаҗига турында Дагыстан башлыгы Сергей Меликов.

“Нафта 24” автомобильләр заправкалау станциясендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 30 кешегә (шул исәптә ике бала) җиткән, бу хакта Дагыстанның Һәлакәтләр медицинасы үзәгендә хәбәр итәләр.

Тикшерү бу очрак буенча җинаять эше кузгаткан. Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән кеше гомере һәм сәламәтлегенең хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 75 кеше каза күргән, 13 машина янып беткән.

SHOT Telegram-каналының махсус хезмәтләрдәге үз чыганагы хәбәр итүенчә,  автосервистагы янгынны күзәтергә  ашыккан кешеләрне заправкадагы ике цистерна  шартлагач, ут капкан ягулык дулкыны каплаган, шуңа күрә һәлак булучыларның һәм каза күрүчеләрнең саны бик күп. 

Дагыстанда бүген,  15 августта,  Махачкаладагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булганнарны искә алу йөзеннән матәм көне игълан ителде.  Фаҗига корбаннары саны 27 кешегә җиткән,  102 кеше зыян күргән.

 Һәлак булганнарның гаиләләренә һәркайсына 1 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Сәламәтлекләренә авыр зыян күрүчеләргә – 400 мең сум, сәламәтлекләренә җиңел зыян күрүчеләргә 200 мең сум түләнәчәк. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җимерекләрне тикшерүне һәм кешеләрне эзләүне дәвам итә, урында кинологлар эшли.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас