

Уфа коткаручылары төн уртасында сапбордта елга уртасында торып калган иргә ярдәмгә килгән. Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, коткаручылар 1975 елгы иргә булышкан. Уфалы сапбордта Сипайлово микрорайоныннан Дуслык монументына кадәр йөзеп бармакчы булган. Әмма маршрутка бик соң чыккан, һәм, мавыгып китеп, караңгы төшкәнен сизми калган. Паникага бирелгән ир агымга каршы ишә башлаган, әмма тиз хәле беткән.
“Бәхеткә, ул махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән. Алар уфалы аңлаткан урынга ашыккан. Коткаручылар, ирне табып алып, катерга утыртканнар. Ир юешләнгән һәм бик өшегән, шуңа коткаручылар аны өенә үк илтеп куйганнар”, – диләр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru