Хәвеф-хәтәр
11 август 2023, 05:39

Сәнәкләр белән һөҗүм итмәкче булганнар

Әстагъфирулла!

Сәнәкләр белән һөҗүм итмәкче булганнарСәнәкләр белән һөҗүм итмәкче булганнар
Сәнәкләр белән һөҗүм итмәкче булганнар

Уфада пычак, сәнәк һәм көрәкләр белән коралланган кешеләр бер хатынга һөҗүм итмәкче булганнар. 6 август көнне полициягә Зоя Космодемьянская урамында яшәүче җирле хатынга бер төркем ир-атлар килеп, аны көч куллану белән куркытулары турында хәбәр килде. “Алынган хәбәр буенча полиция хезмәткәрләре вакыйга урынына юлланды. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу урынга килеп җиткәч, бер-берсенә агрессив, котырынган кешеләрне күргән", - дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. Полиция хезмәткәрләре җәнҗал оештыручыларны 9нчы полиция бүлегенә алып киткән. Җәнҗалчыларга каршы "кече хулиганлык" маддәсе буенча протоколлар төзелгән.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас