

Сигезенче сыйныфта укучы кыз ике стакан аракы эчеп,чак үлемнән калган. Бала әле Уфада реанимациядә ята.
Сишәмбе көнне Гөлшат өйдә берүзе генә калган: әти-әнисе эшкә киткән, сеңлесе балалар бакчасында булган. Кыз шкафта аракы барлыгы турында исенә төшергән һәм аны эчеп карарга уйлаган. Эчкәннән соң башы әйләнгән һәм укшый башлаган. Әнисе, әллә сизеп, шул вакытта аңа видеоэлемтә аша шалтыраткан. Кызының хәлен күреп, ашыгыч ярдәм чакыртырга уйлаган, ләкин телефонны алучы булмаган. Шуннан соң үзе тиз генә кайтып, машина белән аны хастаханәгә алып киткән.
Әле исә кызның гомере өчен табиблар көрәшә. Ә әнигә ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен протокол төзегәннәр.