+20 °С
Болытлы


Уфа район ветеринария станциясенә 9 август кичендә "Башкирская" кошчылык компаниясе хуҗасыннан Авдон поселогындагы биналарның берсендә күпләп кош-корт кырылуы турында хәбәр килгән.
"Башкорт фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясендә кошлар өлгеләрен өйрәнү дәвам итә. Диагнозны ачыклау өчен материалны Владимир шәһәрендәге лабораториягә дә озаттык, - диләр БРның ветеринария буенча дәүләт комитетында. - Уфа районында югары патогенлы кош гриппына шик буенча гадәттән тыш ведомствоара комиссия утырышы уздырылды".