

Уфа районында 9 августта коткаручыларга Дим елгасында ике ирнең югалуы турында хәбәр итәләр.
Якынча мәгълүмат буенча, ике дус киемнәрен ярда калдыра һәм исерек хәлдә су керергә китәләр.
“Бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган. Монда су керү тыела дигән аншлаг тора. Ләкин ул язу да ирләрне туктата алмаган. Әле аларның шәхесе ачыкланды: берсенә – 32, икенчесенә 33 яшь булган уфалылар”, – ди бу хәл белән якыннан таныш кеше.
10 август иртәсендә водолазлар батып үлгән ирләрнең мәетләрен әлеге урыннан берничә километр читтә тапкан. Туганнары аларны таныган.