Хәвеф-хәтәр
10 август 2023, 19:39

Галимнәр куркуга калган

Быел озон тишеге гаять иртә формалаша башлаган.

Галимнәр куркуга калганГалимнәр куркуга калган
Галимнәр куркуга калган
Галимнәр Антарктида өстендәге озон тишеген күреп тирән хафага калган. Чөнки быел озон тишеге гаять иртә формалаша башлаган. Гадәттә Антарктида өстендә озон катламы сентябрь ахырында формалаша башлый икән. Иң нык формалашкан чагы октябрьгә туры килә. Ноябрь яисә декабрьдә озон тишеге тулысынча ябыла.
Быел озон тишеге августта ук пәйда булган. Бу күренеш галимнәрне куркуга салган. Әгәр озон тишеге уртачадан зуррак булса, аның бүген диңгез бозы ныклап эрегән Көньяк океан суларын ныграк җылытуы мөмкин. Көчле ультрашәмәхә нурланыш җилләр хәрәкәтенә йогынтысын ясаячак. Ул исә үз чиратында бозлар җимерелүенә булышлык итәчәк, дип фаразлый галимнәр.
Антарктидада озон тишеге ел саен пәйда була һәм аны стратосферада озон катламы нечкәрүе белән аңлаталар. Бу күренеш кешеләрнең җимергеч матдәләр куллануы аркасында килеп чыккан дип саный галимнәр . 
Моңа кадәр алар  климат үзгәрүе сәбәпле Антарктида бозларының ешрак һәм күбрәк эри башлаячагын фаразлаганнар иде. Бу якындагы дистә елларда континентка җимергеч куркыныч тудыра.
Кешеләр белән бергә табигать тә саташа, дулый, яный... Кая тәгәри бу дөнья?
 
Фото:discover24.ru
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас