

Подмосковьеда күп катлы йортларның берсендә дезодорант шартлап, янгын чыккан. Ул берничә сәгать тәрәзә төбендә кояшта торган.
SHOT Telegram-каналы язуынча, бу хәл кичә Красногорск шәһәренең 15 катлы панельле йорттагы бер фатирда теркәлгән. 11 катта яшәүче 58 яшьлек Александр гамьсез рәвештә аэрозолҗле дезодорантны тәрәзә төбендә калдырган. Арытаба кояш үз эшен эшләгән.
Көндез сәгать өчләр тирәсендә баллончик шартлаган һәм янгын чыккан. Коты очкан фатир хуҗасы урамга йөгереп чыккан һәм янгын сүндерүчеләрне чакырткан.
Ялкын өч квадрат метр мәйданны ялмап алган. Якынча бер сәгатьтән аны сүндергәннәр. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.