Хәвеф-хәтәр
9 Августа 2023, 13:04

16 яшьлек ике кыз агуланган

Яшьләрнең бөтен нәрсәне татып карыйсы килә шул. 

16 яшьлек ике кыз агуланган16 яшьлек ике кыз агуланган
16 яшьлек ике кыз агуланган

Башкортстанда 16 яшьлек ике кыз агуланган хастаханәгә эләккән. Әлегә рәсми рәвештә расланмаган мәгълүматлар буенча, икесе дә тыелган матдәләр кабул иткәннәр. «Башинформ» агентлыгына Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә әлеге вакыйга турында түбәнгеләрне хәбәр иткәннәр.

5 август иртәсендә Стәрлетамакның 1 нче шәһәр хастаханәсенә агулану билгеләре булган балигъ булмаган кызлар китерелә. Аларның берсе элек Балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә торганлыгы ачыкланды", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Хәзер материаллар карар кабул итү өчен төбәкнең Тикшерү идарәсенә тапшырылган. Ксения Калинина фотосы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас