Хәвеф-хәтәр
8 август 2023, 05:20

Әтисе улының күз алдында батып үлгән

Кайчан кисәтүләргә колак сала башларбыз икән?

Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннәнУфаның гражданнарны яклау идарәсеннән
Фото:Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән

Уфада чираттагы тапкыр суда бәхетсезлек очрагы теркәлде. Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә,  махсус хезмәтләргә кичә кич Агыйделдә “Ак-ЯрНижгородка” пляжыннан агым буенча 300 метр чамасы түбәнрәк бер ирнең батып үлүе турында хәбәр килә.

Батып үлгән ирнең улы сүзләренчә, әтисе тирәнгә үк йөзеп кергән һәм күздән югалган. Вакыйга урынына эзләү-коткару отряды водолазлары җибәрелгән. Ике сәгать  эзләүләрдән соң 1974 елгы ирнең гәүдәсен судан чыгарганнар.

Фаҗига теркәлгән урын су керү өчен җиһазландырлмаган, анда су коену тыелуы турында махсус билге урнаштырылган. 
Кайчан кисәтүләргә колак сала башларбыз икән? Колак салу - бер хәл,  фаҗигаләр теркәлгән урыннарның барысында диярлек   су коенуы тыелганлыгы турында махсус аншлаглар да урнаштырылган бит. Нишләп кешеләр үз  гомерләренә шулкадәр төкереп карый?

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас