Хәвеф-хәтәр
8 Августа 2023, 06:59

Экскурсия вакытында бала табып, чүп савытына ташлап калдырган

Яшь ана – җиденче сыйныфта укучы кыз.

ru.pinterest.comru.pinterest.com
Фото:ru.pinterest.com

Таиландның Наратхиват провинциясендә  җиденче сыйныфта укучы кыз бәдрәфтә бала табып, аны чүп савытына ташлап калдырган.

Мәктәп экскурсиясе вакытында автобуста китеп барганда укучы кызның тулгаклары башлана. Кызның сыйныфташы утыргычның канга буялуын күргән һәм укытучыга мөрәҗәгать иткән. Укуытучы исә, укучының күреме башлангандыр дип, аны автобус заправкага туктаган арада бәдрәфкә җибәрә.

Үсмер кыз бәдрәфтә шактый вакыт була. Ул үзаллы баласын тудыра һәм аны чүп савытына ташлый. Аннары автобуста үз урынына утыра һәм арытаба юлын сыйныфташлары белән бергә дәвам итә.

Күп тә үтми властьлар чүп савытында табылган бала турында хәбәр ала. Нәнинең әнисен видеокүзәтү камералары ярдәмендә ачыклыйлар һәм табалар.

Полиция укучы кызны дәваханәгә озаткан. Анда яшь ана сабые белән кушылган. Укучы кызга психологик һәм медицина  ярдәме күрсәткәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас