

Приморье краеның Аскольд утравында халыкара слетта катнашкан 17 бала, 5 августта һава торышы начарлану сәбәпле кешеләр яшәми торган утрауда бикләнеп диярлек калган. Алар материкка кайта алмый җәфаланган.
“Яшьләр фәнни-мәгариф слеты 5 августта тәмамланды, әмма начар һава торышы балаларга утраудан кайтып китәргә мөмкинлек бирми. Лагерьны оештыручылар ата-аналарны паникага бирелмәскә чакыра, вакыйга – контрольдә”, – дигәннәр Гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Ведомствода утрауда өлкәннәр дә бар, алар экстремаль хәлләргә әзерлек үткән, дип ышандырып. Утрауда 50 кешегә тәгаенләнгән бер атналык су һәм ризык запасы, шулай ук медикаментлар бар. Балаларны штормга каршы тора алырлык җылы йортларга урнаштырганнар.
Дүшәмбе кичендә, 7 августта, 17 баланы материкка алып чыкканнар.
“Утраудагы балаларны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе көчләре белән берлектә шәһәр тибындагы Дунай поселогына илтеп куелды”, – дип хәбәр иттеләр прокуратурада.