

5 август иртәсендә 14нче модель “ВАЗ” руле артындагы 18 яшьлек водитель Инорс бистәсендә Сельская Богородская урамыннан Мушников урамына табан хәрәкәт иткән. Китеп барганда ул юл уңаеннан хәрәкәт итүче “Шкода Октавиа” белән бәрелешкән. Бәрелү нәтиҗәсендә “ВАЗ-2114” руле артындагы яшь водитель каршы юл полосасына чыккан һәм “семерка” белән бәрелешкән.
Авариядә “ВАЗ-2114” һәм “ВАЗ-2107” водительләре төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Медицина ярдәме күрсәткәч, аларны кайтарып җибәргәннәр.
Юл-транспорт вакыйгасы буенча административ тикшерү билгеләнгән.
Чыганак: bashinform.ru