

Подмосковьеда маньяк корбанын фатир ишеге төбендә каравыллап торган һәм аны көчләргә маташкан. Әмма хатын ирнең кузгалган дәртен тиз суыткан. Ахырда ир хатын фатирыннан тиз үк чыгып качкан.
Ногинскида яшәүче 44 яшьлек Наталья җомга көн кич белән эштән кайкан, фатирын ачып кергән. Әмма өйдә ят ис сизгән һәм мәчесенең “эшләрен” җыештырырга уйлаган. Фатир ишеген ачуга – бусагада таныш булмаган ир. Ул Натальяны бугазыннан эләктергән дә, авызын каплап, көчләп диярлек кухняга сөйрәп алып кергән. Анадан тума чишендереп, аны көчләргә җыенган. Әмма хатын югалып калмаган, йогышлы венерик авыруы барлыгы турында әйткән. Ир фатирдан өстенә ут капкандай чыгып качкан.
Әле маньякны эзлиләр. Аның башка хатыннарга һөҗүм итүе дә мөмкин. Җенси теләген канәгатьләндерә алмый качкан бит.
Наталья тасвирлавы буенча, ир уртача буйлы, ябык кына. Ул джинс чалбардан, соры футболка һәм кепкадан булган.
Чыганак: Moslenta.ru