

Дим бистәсе балалар бакчаларының берсендә тәрбияләнүчеләр чак кына сагызаклар һөҗүменә дучар булмаган. Балалар бакчасы территориясендәге хәвефле бу бөҗәкләр турындагы хәбәр коткаручылар пультына бүген, 7 августта килеп ирешкән. Вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре килгән.
“Тәрәзә рамнары белән бина стенасы арасында берничә сагызак оясына тап булдык. Коткаручылар аларны урманга илтеп куйды”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Коткаручылар сагызак оясына тап булган очракта аңардан үзаллы котылырга маташуны хәвефле, ди. Сагызак агуы токсик йогынтыга ия һәм төрле дәрәҗәдәге авырлыкта аллергиягә дучар итәргә мөмкин, шул исәптә анафилактик шокка да. Ә бу кеше гомере өчен хәвефле. Шуңа белгечләр 112 номерын җыеп, махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Чыганак: bashinform.ru