

Ни кызганыч, сулыкларда батып үлү очраклары артканнан-арта бара.
Кичә, 5 августта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенә батып үлүчеләр турында берничә мөрәҗәгать килгән.
Шаран районында Яңавыл авылы артындагы күлдә 40 яшьлек ир баткан. Коткаручыларга шалтыратучы хатын сүзләренчә, ир исерек булган һәм күлне йөзеп чыгарга уйлаган. Ләкин күлнең уртасына барып җиткәч, ул күз алдыннан югалган.
Краснокама районында Кама елгасында ике ир моторлы резина көймәдә балык тотарга дип эчкә йөзеп кергәннәр. Әмма, ни сәбәпледер, көймә әйләнгән. Ирләрнең берсе ярга йөзеп чыга алган, 1991 елгысы – юк.
Тагын бер фаҗига Авыргазы районында булган. Мәсәле авылы янындагы Нужа буасында 1979 елгы ир югалган. Авылдашлары әйтүенчә, ул буага казларны куарга дип кергән һәм баткан...
Көннәр һаман эссе тора. Сулыклар буена барганда саклык кагыйдәләре турында онытмасак иде.