Хәвеф-хәтәр
6 август 2023, 03:51

26 районда – гадәттән тыш хәл

Бу исемлеккә кайсы районнар кергән?

sharanpro.rusharanpro.ru
sharanpro.ru

Башкортстанда корылык аркасында 26 районда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Бу хактагы документка төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров кул куйды.

Анда әйтелүенчә, республикада җәй башыннан алып аның уртасына кадәр туфракның коры булуы теркәлгән. Нәтиҗәдә 26 райондагы уңыш аеруча хәвеф астында калган.

Әлеге исемлектә – Әлшәй, Бакалы, Белокатай, Бөре, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Иглин, Илеш, Ишембай, Калтасы, Караидел, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Мишкә, Миякә, Салават, Тәтешле, Хәйбулла, Чакмагыш, Шаран һәм Яңавыл районнары.

Бу район хакимиятләренә хәвефле агрометеорологик күренешләрнең нәтиҗәләрен йомшарту чараларын табарга киңәш ителә. Ә чәчүлекләре зыян килгән аграрийлар авыл хуҗалыгы культураларының юкка чыгуын документлаштырырга тиеш.  

Гадәттән тыш хәл режимының вакыты – 8 июньнән 28 августка кадәр дип билгеләнгән документта.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр 2021 елда нык корылык булып, 600 мең гектар чәчүлеккә зыян килгән иде.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас