Хәвеф-хәтәр
5 август 2023, 06:44

Сыер зур чокырга төшеп киткән

Аны болай гына чыгарырлык булмаган. 

Сыер зур чокырга төшеп киткәнСыер зур чокырга төшеп киткән
Сыер зур чокырга төшеп киткән

Коткаручы һөнәре - иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Иң катлаулы хәлләрдә дә иң беренче ярдәмгә ашыгучылар алар. Табигый бәла-казамы, бә­лагә очраган кешеләрме, хайваннармы - алар килеп ярдәм кулы суза, мең­ләгән кешеләрнең гомерен саклап кала.

Кичә, 4 август көнне, БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары зур чокырга егылып төшкән сыерны чыгарышканнар.

Бу хәл Сибайда булган. Алар хайванны альпинист җиһазлары ярдәмендә күтәреп чыгарып, хуҗасына тапшырганнар. Сыер зыян күрмәгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас