

Мәскәүдә 13 яшьлек кыз бала ябыгу өчен экстремаль чара кулланып, һушын югалткан. Бу ысулны ул русиядә тыелган TikTok ресурсыннан карап белгән.
2 август көнне укучы кыз кинәт аңын югалткан. Коты очкан ана тиз арада ашыгыч ярдәм чакырткан. Һушына килгәч, үсмер кыз тиз генә ябыгуга өметләнеп эчне йомшартучы 25 таблетка эчүен сөйләп бирә. Эчүен-эчкән, әмма көтелгән нәтиҗәгә ирешә алмаган – кинәт аның хәле киткән.
Baza Telegram-язуынча, хәвефле киңәшне укучы кыз блогер Александра Котскаяның TikTok-тагы видеосыннан карап белгән. Өч миллион подписчигы булган блогер бермәлне свидание алдыннан берничә сәгать эчендә шундый дару эчеп ябыгуын сөйләгән.
Үсмернең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, аның гомеренә хәвеф янамый.
Чыганак: lenta.ru