Хәвеф-хәтәр
4 август 2023, 16:18

Буген 27 яшьлек егетнең гаиләсенә ачы кайгы килгән

Эчкән кешегә - диңгез тубыктан, диләр. 

Буген 27 яшьлек егетнең гаиләсенә ачы кайгы килгәнБуген 27 яшьлек егетнең гаиләсенә ачы кайгы килгән
Буген 27 яшьлек егетнең гаиләсенә ачы кайгы килгән

Бүген Тужиловка авылы янында Уфа елгасында 27 яшьлек егет батып үлгән.

Елга буена ул дуслары белән килгән булган. Яр читендә алкоголь эчемлекләр белән кәеф-сафа корганнан соң, яшь кеше суга кергән. Кинәт су йотып чәчәгәндерме, бервакыт ул бик нык ютәлли башлаган. Тик бу вакытта ул еракта йөзеп йөргән. Егет үз хәлен аңлап, кире борылган, ләкин ярга чыгып җитә алмаган. Бу хәлгә шаһит булган кешеләр коткаручыларны чакырган.

"15 минут эзләгәннән соң, суга батучының җансыз гәүдәсен ярдан 25 метр читтә 2,5 метр тирәнлектән табып чыгарганнар. Яшь кеше йөзгән урында су коену тыелу турында өч аншлаг урнаштырылган», — дип хәбәр иттеләр Уфаның гражданнар саклау идарәсендә.

Эчкән кешенең сизгерлеге, курку хисе югала, хәрәкәтләре чикләнә, рефлекслары югала. Ләкин исерек аны уйламый шул. Эчкән кешегә - диңгез тубыктан.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас