Хәвеф-хәтәр
4 август 2023, 06:39

Бу районнарда кешеләр күп югала

Әлеге исемлеккә кайсы районнар кергән? 

paranormal-news.ruparanormal-news.ru
paranormal-news.ru

Республиканың кайсыбер районнарында кешеләр еш югала.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан әйтүләренчә, ел башыннан алып 100дән артык очракта югалган кешеләргә ярдәм таләп ителгән.

Кешеләр иң күбе югалган районнар исемлегендә беренче урында Белорет районы тора. Моңа гаҗәпләнәсе түгел. Чөнки монда табигать искитмәле матур һәм күп туристлар аларны күрергә килә. Бигрәк тә Ирәмәл, Җиләкташ таулары, Ирәкташ сырты, Айгыр авылы тирәсендә юлдан тайпылу очраклары еш була.  

Икенче урында – ни гаҗәп, Уфа шәһәре. Сәбәбе шунда: шәһәр кешеләренең юлны кыскарту максатында таныш булмаган урман буйлап китеп югалу очраклары булган. Шулай ук балык тотарга яки су коенырга китеп адашулар да бар.

Икенче һәм өченче урыннарда – Әбҗәлил һәм Уфа районнары. Әлеге районнардан ярдәм сорап бертигез санда мөрәҗәгатьләр килгән. Аларда башлыча кешеләр урманга китеп адашкан.

Бишенче баскычта – Краснокама районы. Биредә сулыклар буена китеп тә, урманнарда адашучылар да шактый.

https://gkchs.bashkortostan.ru
https://gkchs.bashkortostan.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас