

Телеграм-каналларда хәбәр таралды: Уфа читендәге Нугай шоссесында (Карпово авылы борылышыннан ерак түгел урнашкан “Лукойл” заправкасы тирәсендә) махсус хәрби операциядә катнашкан 39 яшьлек Илдар Б. граната шартлатырга тели.
Ир үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашкан. Әмма частьтан качкан, аңа каршы җинаять эше кузгатканнар. Бүген хокук саклау органнары хезмәткәрләре суд-психитрия экспертизасына алып барганда, ул качкан. Хәрби аңа каршы ачкан җинаять эшен ябуларын таләп итә.
Нугай шоссесында юл ябык. Полиция патрульләре машиналарны үткәрми. Әле инде элекке хәрби Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны таләп итә. Илдар Б. белән сөйләшүләр дәвам итә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.