Хәвеф-хәтәр
2 август 2023, 07:33

Учалы районында боз яуган

Кояш артык кыздырса, табигать көйсез холкын күрсәтә шул...

Социаль челтәрдән.Социаль челтәрдән.
Фото:Социаль челтәрдән.

Учалы районында яшәүчеләргә  һава торышы күңелсез сюрприз ясаган. Кичә районның берничә торак пунктында боз явып узган. Социаль челтәрләрне кулланучылар хәбәр итүенчә явым-төшем Рысай, Кунакбай авылларында һәм Уральск поселогында булган.

Фотоларга караганда, һава торышы авыл халкына әллә ни зыян да салмаган.

Әйткәндәй, Баймак районында да шушы көннәрдә табигать холкын күрсәткән. Анда көчле давыл теркәлгән. Түбә авылы социаль челтәрләрдә халкы моның нәтиҗәләрен тасвирлаучы фото-видеолар урнаштырган. Сурәтләрдән күренүенчә, торак йортларның түбәләре очкан, койма-киртәләр  ауган, электр линияләре өзелгән, агачлар, сынып, ауган. Шаһитлар өермәгә охшаш табигый күренешне дә төшереп алган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас