Хәвеф-хәтәр
2 август 2023, 16:30

Тараканнардан котылам дип...

Балаларын агулаган. 

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Мәскәүдә әти кеше  таракан агулыйм дип, ялгыш кызларын агулаган. Кызлар   бүлмәдә уйнаганда ир кухняда тараканнардан котылырга теләгән. Балаларны тиз арада дәваханәгә озатканнар.

Бөҗәкләрдән котылыр өчен ир “Агран” дип аталган чара сатып ала.  Тараканнарга ни булгандыр, ә менә  балалар үзләрен начар хис иткән: бер һәм өч яшьлек кызлар һушларын югалта башлаган. Филатов исемендәге балалар клиник хастаханәсендә аларга көчле токсикологик агулану диагнозы куйганнар.
Тикшерү оештырылган.  

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас