

Дүртөйле районында бүген иртән җиңел машина кыргый җәнлек өстенә барып менгән. Төбәк дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария 06.30 сәгать тирәсендә Дүртөйле – Нефтекама юлының 16нчы километрында теркәлгән. Бакалы районында яшәүче 34 яшьлек ир, “Лада Калина” белән идарә итеп, юлга кинәт йөгереп чыккан поши өстенә барып менгән һәм кюветка төшеп китеп, агачка бәрелгән.
Кызганычка каршы, водитель гомере ашыгыч ярдәм килгәнче үк өзелгән. Җәнлек һәлак булган. Авария сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru