Хәвеф-хәтәр
1 Августа 2023, 15:40

Балык кылчыгы йотканын белмәгән дә...

Менә сиңа мә...

foto-ram.rufoto-ram.ru
Фото:foto-ram.ru

Мәсәгуть район үзәк хастаханәсе хирургы Азат Бәширов балык кылчыгын йоткан пациент ханымны коткарган. Ул үз проблемасы турында хәтта белмәгән дә. 60 яшьлек пациент хатын эче авыртуга зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү перитонитны күрсәтә һәм хатынга  ашыгыч операция таләп ителә.  Операция вакытында пациент хатынның эчәклекләрендә ике сантиметр озынлыктагы балык кылчыгы табылган, ул эчәклекнең тышчасына кадалып, эчәклек перфорациясенә (тишелүенә) һәм перитонитка китергән. Кылчыкны алып, корсак куышлыгына санация үткәргәннәр. Шөкер, пациент хатынның хәле операциядән соң  канәгатьләнерлек дип бәяләнә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас