

Башкортстанда шимбә-якшәмбе көннәрендә, 29 һәм 30 июльдә су коеныр өчен махсуслаштырылмаган урыннарда 10 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Бүген иртән бу хакта БСТ каналындагы “Сәләм” тапшыруында туры эфирда БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе начальнигы урынбасары Петр Ильин хәбәр итте.
“Һәм тагын бер статистика – ел башыннан алып Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катер һәм көймәләр белән биш авария очрагын теркәгән. Игътибар кайда да кирәк. Исегезгә төшерәбез, махсус җиһазландырылган пляжларда гына су коену хәвефсез. Аларның исемлеге БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында бар. Ә республика пляжларының махсус интерактив картасы БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында бар”, – диде Петр Ильин.
Республика халкына тагын бер тапкыр суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр:
Чыганак: bashinform.ru