+20 °С
Болытлы


Быел җәй аномаль эссе көннәре белән килде. Шуңа республикада елга-күлләрнең күбесендә су күләме кими, диләр.
Нуриман районының Павловка сусаклыгычында да су күләме нык төшкән. Биредә ял итүчеләр әйтүенчә, элек су эчендә булган буйкалар хәзер җир өстендә ята, ә понтоннан сикерсәң, комга төшәчәксең.
UTV телеканалы үзенең социаль челтәрләрендә урнаштырган фотолар – моның ачык мисалы.
Әлеге хәлләргә бәйле, ял базалары су буенда ял итүчеләр санын чикләргә мәҗбүр. Кайсыбер пляжлар ябылган.
Сезнең якта сулыклар ни хәлдә?