

Бүген, 30 июльдә, төнен фаҗигале хәл булган: Нефтекамада Карман сусаклагычында ике егет баткан.
2003 елгы өч егет төнен резин көймәдә сусаклагыч буйлап йөзә. Кинәт егетләрнең берсе ишкәккә абына һәм суга егылып төшә. Ул йөзә белмәгән була. Дустын коткарырга дип, икенче егет суга ташлана. Әмма, ни кызганыч, берсе дә кире йөзеп чыкмый: егетләрнең икесе дә суга бата...
Көймәнең хуҗасы ярга кадәр йөзеп чыга. Әлеге вакытта вакыйганы ачыклаганга кадәр аны кулга алганнар дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән.
Фаҗигә урынында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эшли. Водолазлар баткан егетләрне эзли.