Хәвеф-хәтәр
29 июль 2023, 12:24

Шашлык кыздырам дип...

Үсмер реанимациягә эләккән. 

gagaru.clubgagaru.club
Фото:gagaru.club

Уфаның 18нче санлы  хастаханәсенә 2008 елгы яшүсмерне алып килгәннәр.

Баланың тәненең 51 проценты пешкән.

Бу хәл турында БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр. Балигъ булмаган бала Уфа районында шәхси йортта булган. Яшүсмер мангалада шашлык кыздырганда пешкән.  Малайның 1-3 дәрәҗә баш, муен, гәүдә, куллары пешкән, шулай ук аңа термоингаляцион травма диагнозы куела. Ул пешү шогы кичергән. Яшүсмер бик авыр хәлдә реанимациядә ята. 

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас