Хәвеф-хәтәр
29 июль 2023, 07:00

Аквапаркта дүрт яшьлек малай батып үлгән

Бар да кешеләрнең күз алдында булган. 

26 июльдә Дондагы Ростов шәһәрендә аквапаркта 4 яшьлек бала батып үлгән. Фаҗига булган көнне аквапаркта төшерелгән видеосы да бар.

Кадрларда күренгәнчә, малай борттан сикереп төшә. Башта бала белән нәрсәдер булганын аңлап та булмый. Моны бассейн янындагы башка кешеләр дә аңламагандыр, мөгаен. Ләкин соңыннан малай бик нык тыпырчына һәм суны ишә башлый – бераз вакыттан соң кинәт тынып кала. Шушы мизгелдә аңа олылар игътибар итә. Бер хатын-кыз аны бассейннан кулына күтәреп алып чыга.

Бассейннан алып чыкканда, малай әле исән була. Урынга килгән табиблар баланы коткарырга тырыша, тик ул вафат була.

Баланың чигәсендә яра була. Моның сәбәпләрен хәзер тикшерүчеләр ачыклый.

 ”Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән, тормыш яки сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» буенча җинаять эше ачылды”, – дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә.

Баланың әнисенә дә медицина ярдәме кирәк булган. Көчле стресс аркасында ул аңын югалткан. 

Бу хактагы видеоны сылтама аша карый аласыз. 

Читайте нас