

Кичә кич Уфада коткаручылар 40 яшьлек ирнең гомерен саклап калганнар. Ул Агыйделдә батып үлә язган.
Бераз салып алган ир Агыйдел елгасын йөзеп чыгып, өенә кайту юлын кыскартырга уйлаган. Элеваторная урамы турысында пирстан сикереп төшкән дә күздән югалган. Янында дуслары, туганнары да булган, аны бу адымыннан баш тартырга үгетләгәннәр. Ләкин ул тыңлап тормаган. Алар бу хәл турында коткаручыларга хәбәр иткән.
"Бу урынга шунда ук су-коткару хезмәткәрләре җибәрелде. Ир-атны алар агым буенча бер чакрым астарак тапканнар. Алар аны көймәгә утыртып, яр буена якыннары янына китергәннәр", - дип сөйләделәр Уфаның Гражданнар яклау идарәсендә.