Хәвеф-хәтәр
27 июль 2023, 09:30

Юл хаталарны гафу итми

Хәлегез начараерга мөмкин дип икеләнгәндә, руль артына утырмау хәерле...

niavto.runiavto.ru
niavto.ru

Ялларда көннәр эссе булачак. Шул уңайдан республиканың Баш автоинспекторы Владимир Севастьянов водительләргә мөрәҗәгать итте.

“Транспортыгызның торышын, тәгәрмәчләрен тикшерергә кирәк, чөнки эсседә тәгәрмәчләр шартларга мөмкин.

Сәламәтлеккә килгәндә, әгәр хәлегез начараерга мөмкин дип икеләнгәндә руль артына бөтенләй утырмагыз. Трассага чыгар алдыннан ныклап уйлагыз. Юл хаталарны гафу итми”, – дип кисәтте ул.

Юлларда хәвефле хәлгә тарыганда Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясенең республика буенча “ышаныч телефоны”на шалтыратырга мөмкин. Номеры – 8(347)279-32-92.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас