Хәвеф-хәтәр
26 июль 2023, 03:47

Изәк елгасында 14 яшьлек малай батып үлгән

Ул әтисе белән балык тотарга килгән булган. 

Изәк елгасында 14 яшьлек малай батып үлгәнИзәк елгасында 14 яшьлек малай батып үлгән
Изәк елгасында 14 яшьлек малай батып үлгән

Мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры "Ел­га­-күл­ләр­гә барсагыз, сак бу­лы­гыз," - дип да­и­ми ки­сәт­сә дә, кыз­га­ныч­ка кар­шы, бә­хет­сез­лек­ләр еш бу­лып то­ра.

Кичә, 25 июльдә, Благовещен районында 14 яшьлек малай суга батып үлгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бу фаҗига  Ильина-Поляна авылында Изәк елгасында була. Малай әтисе белән балык тотарга төшкән булган. Ләкин, көтмәгәндә малай суга баткан. Аның гомерен коткарып кала алмаганнар. 

Яшүсмернең гәүдәсен әтисе судан алып чыккан. Әле исә тикшерү эшләре бара.

Фото: tanburz.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас