Хәвеф-хәтәр
25 июль 2023, 17:38

"Брат-2" киносын мөкиббән китеп караган

Үсмер  кулдан корал җыйган. 

vmuzey.comvmuzey.com
Фото:vmuzey.com

13 яшьлек малай "Брат-2" киносын карап, пистолет җыйган, соңрак ул аның кулында шартлаган. Кызганычка каршы, хәзер ул бармаксыз калырга мөмкин.

SYOT Telegram-каналы   мәгълүматлары буенча, Владимир өлкәсенең Киржач шәһәрендә яшәүче мәктәп укучысы,  фильмны карап (бигрәк тә видеодагы күренештән), сокланган һәм аңа мотлак рәвештә кулдан ясалган пушка кирәк дигән  карарга килгән. Агач кисәгеннән, торбадан һәм яна торган матдәдән "пугач"ны ул бик тиз җыйган һәм әлеге “пугач” белән дуслары янына уйнарга чыгып киткән. Әмма  дусларына күрсәткән вакытта, атып та өлгермәс борын, “пугач” үсмернең кулында шартлый. Малайны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә алып килгәннәр, анда табиблар уң кулының ике бармагы фалангаларының ачык рәвештә сынган дигән диагноз куялар.

Бүген үк малайга операция ясап, бармакларын  саклап калырга тырышачаклар.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас