

Үткән ялларда Башкортстанда яшәүче ике кешенең гомере өзелгән – яшь кенә ир һәм хатын-кыз суда батып үлгән, дип хәбәр итәләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте.
Беренче бәхетсезлек очрагы Салават шәһәрендә ДОК СНТсында булган – 43 яшьлек ирне исерек булган, диләр. Ул 23 июльдә Круглое күлендә батып үлгән.
Шул ук көнне Алаторка авылында 46 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Аның мәетен җирле халык Караганка буасыннан табып алган.
Ике үлем очрагын да бер нәрсә берләштерә – ир дә, хатын да, тыю билгесен санга сукмыйча, җиһазландырылмаган урыннарда су коенганнар.
Чыганак: Башинформ.