Хәвеф-хәтәр
24 июль 2023, 09:33

Мунчадан чыктым дигәндә...

Ир баланы яшен суккан. 

mixyfotos.rumixyfotos.ru
Фото:mixyfotos.ru

Иркутск өлкәсенең Нижнеундинский районында  полиция прокуратура белән берлектә яшен сугуы ихтимал малайның җәрәхәтләнү очрагын тикшерә.

Бу хәл 23 июль кичендә  урындагы вакыт белән 20:30 сәгатьтә була. Абыйлы-энеле малайлар мунча кергән. Малайларның өлкәнрәге мунчадан чыккач, кинәт шартлауга охшаш тавыш ишетелгән. Малайның тәнендә пешү эзләре булган, аны тиз арада дәваханәгә озатканнар.

Төбәк прокуратурасында тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк дип хәбәр иттеләр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас