

Зур Курил таулар тезелешендә урнашкан Эбеко вулканыннан биеклеге 3 километрга кадәр көл ташып чыккан. Бу хакта Сахалин өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә хәбәр итәләр.
Көл төньяк-көнчыгыш юнәлештә биш километрга кадәр ераклыкка таралган. Төньяк Курильскида көл төшүе күзәтелмәгән. Сероводород исе дә сизелмәгән. Халыкның сәламәтлегенә янардай бернинди хәвеф юк, диләр ведомствода.
Әле яңгыр, әле эссе дип зарланабыз да ул, ә бит, бер карасаң, ярый әле без яшәгән җирлектә вулканнар атылу, җир тетрәүләр, су басулар, таулардан – кышын кар, җәен ком-таш ишелү кебек хәвефле күренешләр юк. Аллаһка шөкер. Кояшына да, яңгырына да ризабыз.
Чыганак: lenta.ru