Хәвеф-хәтәр
24 июль 2023, 15:19

Дуслары алдында граната белән уйнап утырган

Мактанасы килдеме икән?

chehov-vid.ruchehov-vid.ru
Фото:chehov-vid.ru

Тикшерүчеләр Подмосковьеның Ступино шәһәре янындагы Бортниково авылында шартлау очрагын ачыклый. Бу хакта Мәскәү өлкәсе буена Тикшерү комитетында хәбәр итәләр.

Фаҗига теркәлгән йорт һәлак булган 23 яшьлек егетнең сөяркәсенеке булган. Матбугат чаралары шимбә кичендә кәеф-сафа корып утырган вакытта шартлаган граната ихатадагы сарайда табылган һәм йортка хуҗа хатынның  әтисенеке булган дигән версия турында яза.  Хатынның әтисе  берничә ел элек үлгән. Шартлау вакытында вакыйгада гаепле яшь ир, аның белән бергә яшәгән хатын һәм берничә кунак була. Алар спиртлы эчемлекләр эчеп, күңел ачканнар. Бервакыт яшь ир, гранатаның чекасын әле  чыгарып, әле кире урынына кертеп,  уйный башлый, аннары шартлау яңгырый. Граната белән уйнап утырган Артем шунда ук үлә.  Соңрак зыян күрүчеләр исемлеге билгеле булды: 50 яшьлек Юлия Терехова, 59 яшьлек Татьяна Волкова, һәлак булган егетнең сеңлесе  16 яшьлек  Ирина һәм аның  17 яшьлек дусты Артем.  Алар барысы да хастаханәгә озатылган.

 

Чыганак: mk.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас