

Башкортстанда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу ялларда, ягъни 21-23 июльдә, 223 исерек водительне ачыклаган. Аларның 16сы моңа кадәр дә салмыш хәлдә тотылган булган.
Гомумән, бу көннәрдә юл-патруль хезмәте инспекторлары 5 меңнән артык административ хокук бозуны ачыклаган. Бу хакта ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Ул Уфа районының Жуково авылында “ВАЗ-2112” автомобилен туктата. Руль артындагы яшь егетнең водитель таныклыгы булмый. Автомобиле тиешенчә теркәлмәгән, өстәвенә, ОСАГО полисы да булмаган. Яшь егеткә карата административ протоколлар төзелә, машинасын махсус тукталышка алып китәләр.
Чишмә районы Шиңгәккүл авылында ЮХХДИ хезмәткәрләре мотороллер руле артында исерек хәлдә китеп барган ирне туктаталар. Аның да водитель таныклыгы булмый.
Мондый мисаллар, кызганычка, бик күп...