Хәвеф-хәтәр
23 июль 2023, 17:10

Яшь кыз урманда адашкан

Ярый әле телефоны "утырып" өлгермәгән. 

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыБРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты

Шимбә көнне ашыгыч хезмәтләргә Нуриман районында урман массивында 1996 елгы яшь кызның югалуы турында хәбәр килә. Ул дуслары белән Красный Ключ чишмәсенә ял итәргә килгән булган. Стәрлетамак кызы Тюба торак пунктына таба барып килергә уйлый  һәм адаша.

Кызның телефоны утырып маташкан, шуңадыр да коты очып, ул ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан. Кыз җибәргән координатлар ярдәмендә, БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары аны кыска вакыт эчендә таба алганнар.

Ведомство хезмәткәрләре кыз белән профилактик әңгәмә үткәргән һәм аны дусларына янына илтеп куйганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас