+21 °С
Болытлы


Кичә, 22 июльдә, Нөгеш сусаклагычында катер белән көймә бәрелешкән.
Катерда 6 кеше, ә көймәдә 2 кеше булган, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән.
Нәтиҗәдә көймәдәге 1988 елгы бер ирне коткарганнар. Коткаручылар һәм ярдәмгә ашыккан шаһитлар аны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырган. Күкрәк читлеген җәрәхәтләгән ирне Мәләвез район дәваханәсенә алып киткәннәр. Әйтүләренчә, ул исерек хәлдә булган.
Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.