+21 °С
Болытлы


Уфада иске казарма бинасын җимергәндә экскаватор ауган. Бу хәл бүген, 23 июльдә, Карл Маркс урамында булган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, махсус техника водителе җәрәхәтләнгән.
“Әлеге вакытта аны ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре тикшерә. Вакыйга урынында коткаручылар һәм башкаланың гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре эшли”, – диләр.
Әйткәндәй, Уфа урамындагы иске казармаларны җимерү турында күптән инде сүз алып баралар иде.