+21 °С
Болытлы


Бүген иртән Башкортстанның Ык елгасында билгесез ир-ат мәете табылган. Әйткәндәй, ул киемдә булган.
Бу хакта республика буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр. Һәлак булучыны судан Туймазы районы территориясендә Илчембәт авылы янында табып алганнар.
Билгеле булуынча, бу урын су керү өчен җайлаштырылмаган. Суда баткан ирнең гәүдәсен хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар, алар ирнең шәхесен ачыклау белән мәшгуль.
Чыганак: Башинформ