+21 °С
Болытлы


Башкортстанның Туймазы районында урман посадкасы буенда ремонт эшләре башкарганда газ хезмәте белгече тракторы белән чокырга ауган. Республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, бу хәл Имәнгул авылында булган.
Иркәй трактор белән идарәне югалткан, ә чокырга аугач, кысылып калган. Бәхеткә каршы, ул үзаллы чыга алган – коткаручылар килгәнче аны “ашыгыч ярдәм” бригадасы дәваханәгә алып киткән.
Чыганак: Башинформ.