Хәвеф-хәтәр
19 июль 2023, 06:38

Батут үзәгендә кыз баланың кулы сынган

Бу хәл Уфада булган. 

news2fun.runews2fun.ru
Фото:news2fun.ru

Уфадагы “Джанго парк” батут үзәгендә биш яшьлек кыз катлаулы рәвештә кулын сындырган. Аның өстенә үзеннән өлкәнрәк малай барып менгән. Хәзер кыз баланың әнисе компаниядән компенсация таләп итә, әмма аңа бала артыннан яхшырак күзәтергә иде, дип кенә киңәш биргәннәр.

Матбугат чаралары урнаштырган видео кадрларында ир баланың Аделя өстенә барып менүе һәм шул ук мизгелдә кыз баланың сул кулы  сәер итеп каерылуы күренә. Аделяга ашыгыч рәвештә ике операция ясаганнар, хәзер аның кулында ике – спица. Киләчәктә яңа операция таләп ителәчәк, Аделя исә бу хакта ишетсә, елый, ул табиблардан бик курка.

Ачулы ана “Джанго парк”ны гаепли, имеш, бу махсус үзәк, балалар хезмәткәрләр каравы астында булырга тиеш. Батут үзәге исә  мәсьәләне кыз бала өстенә барып менгән малайның әти-әнисе белән хәл итегез, ди. Имгәнгән кыз баланың гаиләсе гаризалар яза һәм шикаятьләр әзерли. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас