

Кичә, 16 июль көнне, Мәскәүнең Авыл хуҗалыгы урамында торак йорт янында бер яшьлек ташландык балага тап булганнар.
Тәнендә җәрәхәтләр булмаган баланы медицина хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Соңрак баланың 24 яшьлек әнисен ачыклаганнар. Ул Авыл хуҗалыгы урамындагы йортта яши. Ана сүзләренчә, ниндидер бер мизгелдә ул, баласын караучысыз калдырып, йоклап киткән. Нәтиҗәдә сабый 4 каттан егылып төшкән. Йорт яныннан узып баручы бер хатын, бала елавын ишетеп, вакыйга урынына махсус хезмәтләрне чакырткан.
Чыганак: lenta.ru